news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина электр велосипеды белән бәрелешкән, велосипедчы хастаханәдә үлгән

Иртән Казанның Оренбург трактында Kia автомобилен идарә итүче 27 яшьлек хатын-кыз Ферма шоссесы юнәлешендә электр велосипедында хәрәкәт иткән 76 яшьлек ир-атны бәрдергән. Бу хакта Шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән. Кызганычка күрә, табиблар аңа ярдәм итә алмаган һәм өлкән яшьтәге ир-ат медицина учреждениесендә үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot