news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина баганага бәрелгән, йөртүчесе хастаханәгә озатылган

Казанда җиңел машина баганага барып бәрелгәннән соң, йөртүчесе хастаханәгә озатылган.

Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Боевая урамында булган. Җиңел машинаның 56 яшьлек йөртүчесе зур тизлек белән барган, идарәне югалткан һәм баганага бәрелгән. Ир-ат төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot