Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җиңел машина баганага бәрелгән
Югары тизлек белән хәрәкәт иткән автомобильнең йөртүчесе урында һәлак булган.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез М7 трассасында Займище һәм Юдино бистәләре арасындагы юл-транспорт һәлакәте булды.
«Лада Калина» автомобиле белән идарә иткән 40 яшьлек йөртүче һәлак булган. Фаҗига Товарная урамында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат тиешле тизлекне арттырган һәм автомобиль белән идарәне югалган. Нәтиҗәдә, машина юл кырыендагы баганага килеп бәрелгән. Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га шундый мәгълүматлар җиткерделәр.
"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән үлгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли, авариянең шартлары билгеләнә», – диде Казанның ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Никита Жирнов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз