news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина 3 яшьлек баланы бәрдергән

Бүген Казанда кечкенә бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итәләр автоинспекциядә.

Билгеле булганча, бу вакыйга бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә булган. Беренче мәгълүматлар буенча, «ВАЗ» автомобиле белән идарә иткән 35 яшьлек йөртүче, Җәүдәт Фәйзи урамындагы 14 нче йорт каршында хәрәкәт иткән вакытта, тизлекне арттырган һәм үзе генә йөргән 3 яшьлек баланы бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә балага зыян килгән, аны табиблар тикшергән, баланы хастаханәдән өенә җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot