news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел автомобиль, микроавтобус белән бәрелешкәннән соң, юл билгесен аударган

Казанда җиңел автомобиль, микроавтобус белән бәрелешкәннән соң, юл билгесен аударган
Фото: © авария шаһитлары

Авария бүген көндез Декабристлар һәм Гагарин урамнары чатында булган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, биредә Deawoo автомобиле һәм Huyndai микроавтобусы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә чыккан һәм юл билгесен аударган.

«Авариядә Deawoo автомобиленең йөртүчесе зыян күргән. Табиблар аңа урында ук медицина ярдәме күрсәткән. Юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot