news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак

7 августтан 10 августка кадәр Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак. 44 дисциплинада 700 алдынгы спортчы стартка чыгачак. Казанны 21 спортчы тәкъдим итәчәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Чемпионат 7 августта Үзәк стадионда ачыла. Җанатарларны күңелле мәдәни-күңел ачу программасы көтә: танылган артистлар чыгышы, көн саен кыйммәтле бүләкләр уйнату, йолдызлы стартлар, роботлар йөгереше, күрсәтмә чыгышлар, стадион янындагы фан зона һәм автограф-сессияләр.

Ярышларда илнең 70 төбәгеннән 700 спортчы – дөнья, Европа чемпионнары, Россия рекордсменнары һәм яшь атлетлар катнашыр дип көтелә. Казанны 20дән артык спортчы тәкъдим итәчәк.

Чемпионат көннәрендә шулай ук «Төнге Казан» марафоны узачак. 9 августтан 10 августка каршы төндә йөгерергә яратучылар 5 һәм 10 км арага чыгачак. Бу көннәрдә Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте өчен чикләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot