news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда индустриаль күчемсез милек базарындагы яңа тенденцияләр хакында фикер алыштылар

Татарстанда индустриаль күчемсез милек өлкәсендәге проектлар актив үсеш ала

(Казан, 17 ноябрь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанда “Химград” технополисында узган түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстанның индустриаль күчемсез милек базарындагы яңа тенденцияләр хакында фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны “Идея капитал” идарәче компаниясе” ААҖ генераль директоры, “Химград” технополисы идарәчесе Альберт Кәримов сәламләде. “Хәзерге вакытта базарда офис һәм комерция күчемсез милке өлкәсендә күп кенә чаралар үткәрелә. Шул ук вакытта сәнәгать һәм индустриаль күчемсез милек өлкәсендә мәгълүмат җитәрлек түгел. Шунлыктан без бүген әлеге базарның алдагы үсеш тенденцияләре буенча үзара фикер алышу өчен җыелдык”, – диде ул.
“Идарәчеләр һәм девелоперлар гильдиясе” коммерцияле булмаган партнерлыгы вице–президенты, “ВМБ–Траст” ЯАҖ идарәче компаниясе генераль директоры Александр Гришин (Санкт–Петербург) билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә без кыен икътисади чорда яшибез, барлык өлкәләрдәге, аеруча яңа производстволар ачу өлкәсендәге проектлар бик авыр гамәлгә ашырыла. Шунлыктан хәзерге вакытта әлеге проблема шактый кискен тора.
“Идея капитал” идарәче комапниясе” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Айрат Гыйззәтуллин Татарстанның сәнәгать күчемсез милке базарына гомуми күзәтү ясады. Аның сүзләренә караганда, Казан базарында мәгълүмат дөрестән дә җитәрлек түгел, бу төбәк базарларының төп проблемасы. Татарстанда индустриаль күчемсез милек өлкәсендәге проектлар актив үсеш ала. Тулаем алганда, базарда дәүләт проектлары зур урын били. Алар арасында “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Кама Аланы” индустриаль паркы, Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге, IT-парк, “Химград” технополисы һәм башкалар бар.
“Коммерция проектлары логистика өлкәсендә туплана. Бу – склад комплекслары, моннан тыш, кайбер эре компанияләр производствоны урнаштыру буенча үз индустриаль проектларын үстерә. Дәүләт проектлары коммерция һәм индустриаль күчемсез милек базарында эшли. Бу мөнәсәбәттә бер яктан – көндәшлек, икенче яктан бер проектны икенчесе белән баету һәм кооперация яшәп килә”, – диде ул.
Айрат Гыйззәтуллин шулай ук республикада проектларның төп өлеше географик яктан Казан һәм Яшел Үзән тирәсендә туплануын билгеләп үтте. Икенче үзәк – Алабуга, Чаллы һәм Түбән Кама төбәге. “Проектлар зур сату базарлары һәм эре сәнәгать предприятиеләре булган урыннарда үсеш кичерә. Сәнәгать күчемсез милке өлкәсендә проектларны урнаштыруда теге яки бу дәрәҗәдә әзер инфраструктура яки файдаланылмаган мәйданчыкларның булуы шактый зур роль уйный. Казан базарына килгәндә исә, биредә төп проектлар коммерция күчемсез милке өлкәсендә гамәлгә ашырыла”, – дип ассызыклады Айрат Гыйззәтуллин.
Александр Гришин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта проектлар ихтыяҗның түбән булуы аркасында күпмедер дәрәҗәдә конкурент санала. “Бүгенге көндә үзара көндәшлек турында түгел, ә яңа производстволар ачу идеясен үстерү хакында уйларга кирәк”, – диде ул. ТР Сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев ассызыклап үткәнчә, хәзер уртак производстволар, заманча технологияләр һәм җиһазлар юлыннан барырга кирәк. “Индустриаль система уңышлы эшләсен өчен барлык хезмәткәрләрне дә торак белән тәэмин итү зарур. Татарстан төбәкләр арасында торакны файдалануга тапшыру күләме буенча 3–4 урынны били. Кризиска да карамастан, без торакны файдалануга тапшыру күләмен киметергә җыенмыйбыз”, – диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рәфыйк Заһретдинов.
“Идея” инновация–җитештерү технопаркы” ААҖ генераль директоры Сергей Юшко үз чыгышында “Идея” технопаркы мисалында кече һәм урта инновацион бизнеска инфраструктура ягыннан ярдәм күрсәтү хакында сөйләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100