news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Индонезия сәнгате” күргәзмәсе ачыла

25 май көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена Индонезия халык иҗаты әсәрләре коллекциясен тапшыру тантанасы узачак

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). 25 май көнне көндезге 12 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена Индонезия халык иҗаты әсәрләре коллекциясен тапшыру тантанасы узачак. Аны музейга Александр һәм Татьяна Козловскийлар бүләк итә. Александр Козловский – педагогия фәннәре кандидаты, бүгенге көндә Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Рсосия” фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының халыкара эшләр Комитеты рәисе урынбасары.
Коллекциягә 207 предмет – театр һәм ритуаль битлекләр, бизәкләр уеп ясалган агач кисәкләре, бизәкле тукымалар, сынлы сәнгать, графика, рәсем сәнгате үрнәкләре кергән.
Чара кысаларында галереядә “Индонезия сәнгате” күргәзмәсе дә тәкъдир ителәчәк. Экспозициядә җирле халык декоратив-гамәли сәнгатенә караган 100 предмет урын алачак. Аларның күбесе - мифик һәм көнкүреш сюжетлары сурәтләнгән декоратив паннолар, бизәкле тукымалар – батиклар. Күргәзмәдә һинд камышы, хайван мөгезе, каучук, металл кебек җирле материаллардан ясалган сугыш коралларын да күрергә мөмкин булачак. Бу турыда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееннан хәбәр иттеләр.



news_right_1
news_right_2
news_bot