Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җинаятьчелеккә каршы көрәш темасына түгәрәк өстәл уздырылды
Анда яшүсмерләргә алкоголь продукция, шулай ук куллану вакыты чыккан продукция сату мәсьәләләре каралды
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Ярдәм” фонды һәм “Тренд” мөселман яшьләре үзәге җинаятьчелеккә каршы көрәш темасына багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Аерым алганда, түгәрәк өстәлдә катнашучылар яшүсмерләргә алкоголь продукция сату мәсьәләсе буенча фикер алышты. Шулай ук куллану вакыты чыккан продукция сату мәсьәләсе каралды.
Очрашуда Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, ТР Югары суды судьясы Рәсим Нәфыйков, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитетыннан Салават Мөхәммәтшин, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Имамов, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Айрат Фәизов һ.б. катнашты.
Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, бүген җәмгыятьтәге җинаятьчелек белән бәйле проблемаларны чишү юнәлешендә нәтиҗәлерәк эшләү өчен дәүләт һәм дини оешмалар актив хезмәттәшлек итәргә тиеш. Ул балигъ булмаганнарга алкоголь сатуның яшь буынга зур зыян салуын искәртеп, моңа каршы бергәләп көрәшергә өндәде.
Очрашуда катнашучылар җинаятьчелеккә каршы көрәш юнәлешендә иҗтимагый совет булдыру фикерен хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз