Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җинаятьчелек дәрәҗәсе бер елда 25 процентка кимегән
Казанда узган елда криминоген вазгыять сизелерлек яхшырган. Җинаятьчелек дәрәҗәсе 25 процентка кимегән, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә.
Казан полициясе бер елда сигез меңгә якын җинаять очрагын ачкан. Үтерү, көчләү һәм талау очракларын ачу дәрәҗәсе 100 процент булган. Шәһәрдә транспорт чараларын урлау һәм мошенниклык очраклары саны кимегән.
Биш елда беренче тапкыр дистанцион мошенниклык очраклары саны 27 процентка кимегән. Барлыгы 11 меңнән артык ИТ-җинаять теркәлгән: 1,3 мең кеше тоткарланган һәм 130 җинаять эше ачылган.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдәге массакүләм чаралар җитди хокук бозуларсыз узган. Шәһәр башлыгы шулай ук «Минем Казан» порталында кибериминлек бүлеге эшли башлавы турында искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз