news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрнең август рейтингы билгеле булды

Казанның эш бирүчеләре август аенда машина йөртүче-экспедитор, проектның баш инженеры һәм сатулар буенча менеджерга иң зур хезмәт хакы түләргә әзер. Бу хакта SuperJob сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Компания «Е» категорияле машина йөртүче-экспедиторга аена 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы, тахограф өчен машина йөртүче картасын бушлай рәсмиләштерү, махсус кием, корпоратив мобиль элемтә, компания хисабына медицина тикшерүе тәкъдим итә, имин һәм экономияле йөртергә өйрәтә», - диелә хәбәрдә.

Проектның баш инженеры вакансиясе рейтингта икенче урынны били, аның хезмәт хакы 100 мең сумнан башлана. Кандидатның югары төзүче белеме, ун елдан артык эшләү тәҗрибәсе булырга һәм норматив-техник документларны белергә тиеш.

Өченче урында – сатулар буенча менеджер, аның да хезмәт хакы 100 меңнән башлана. Хезмәткәрнең сату эшендә тәҗрибәсе булуы шарт. Компания ягулык картасын копенсацияләүне һәм корпоратив мобиль элемтә тәкъдим итә.

Иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләргә шулай ук хисапчы-икътисадчы һәм суыту җиһазы буенча сервис инженеры (икесенең дә хезмәт хакы аена 80 мең сум тәшкил итә) кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100