Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Имәнлек урамында асфальт убылган урында хәрәкәт өлешчә туктатылган
Казанда Иминлек урамында 43 йорт янындагы юлны өлешчә япканнар. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, участокта чокырлар барлыкка килгән — урынны койма белән уратып алганнар, авария эшләре алып барыла.
Машина йөртүчеләрне чикләүләр зонасы янында парковкага машина куймауларын сорыйлар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанның Имәнлек урамында бер тәүлек эчендә берничә урында асфальт убылган. Беренче инцидент 1988 елда төзелгән канализация коллекторы өстендә урнашкан парковкада булган. Туфрак утыру нәтиҗәсендә зур чокыр хасил булган. Зыян күрүчеләр юк. «Водоканал» белгечләре оператив рәвештә нәтиҗәләрне бетерүгә керештеләр.
Икенче көнне шул ук участокта кабат җир убылган, анда җиңел автомобиль өлешчә җир астына төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз