news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Иман» үзәгендә Галимҗан Барудиның хәдисләр китабы тәкъдим ителәчәк

17 декабрь көнне Казанның Апанай мәчетендә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге оешуның 3 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Әлеге чара кысаларында танылган татар дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудиның «Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган икенче китап» дип аталган китабы тәкъдим ителәчәк.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителде. Кайбер хәдисләргә аңлатмалар да бирелде. Кичәне Татарстан Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы оештыра.

Көн тәртибендә кунакларны «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге эшчәнлеге белән таныштыру, Галимҗан Барудиның мирасы турында галимнәрнең һәм тикшерүчеләрнең чыгышлары, Апанай мәдрәсәсендә укучыларга сертификатлар тапшыру, «Апанай апайлары» төркеменең иҗади чыгышлары көтелә.

Әлеге чара 17декабрьдә 09.30 сәгатьтә Апанай мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 29) башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot