news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда иман Әл-Бохариның хәдисләр китабы дөнья күрде

“Хузур” нәшрият йорты «Иманның татлылыгы. Сахих Бохари (хәдисләр)” китабын нәшер итте

(Казан, 10 февраль. «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты «Иманның татлылыгы. Сахих Бохари (хәдисләр)” китабын нәшер итте.

Әл-Бохари ислам дөньясында киң танылган хәдисләр җыентыгы - күп томлы «Әл Җамигъ әс-Сахих» («Ышанычлы хәдисләр җыелмасы») китабы авторы, исламият галиме. Әлеге җыентыкны төзегәндә әл-Бохари 1000 дин галиме белән киңәшә, 600 мең хәдисне тикшерә, 200 мең хәдис язып ала, шулар арасыннан дөреслеккә туры килә дип исәпләгән 7397 хәдисне сайлап ала. Шул заманда ук «Әс-Сахих» фикъх өлкәсендә мөһим кулланма буларак таныла. 1917 елга кадәр әл-Бохари туплаган хәдисләр Казанда берничә тапкыр басыла. 1990 еллардан соң хәдисләр җыентыгының татар һәм рус телләрендәге берничә кыскартылган нөсхәсе нәшер ителде.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.                            

news_right_1
news_right_2
news_bot