news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды

Курсларда иң беренче булып КФУның ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов лекция укыды.

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казанда “Дини мөселман оешмаларының медиастратегияләре һәм медиабелеме”, “Заманча медиада ислам дискурсы” темасына имамнар, имам ярдәмчеләре, мәдрәсә һәм мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре, РИУ, КФУ студентлары, яшь галимнәр, аспирантлар һәм барлык теләүчеләр өчен квалификация күтәрү курслары ачылды. Лекциядә “Татар-информ” хәбәрчесе дә булды.

“Әлеге курсларны беренче тапкыр 2014 елда үткәрдек. Бик күп кеше катнашкан иде. Быел да лекция тыңларга 65 кеше язылды, шуларның 20дән артыгы килде. Киләчәктә укырга теләүчеләр, кызыксынучылар сафы тагын да ишәер дип өметләнәбез”, - диде Россия ислам институтының гуманитар дисциплина кафедрасы җитәкчесе, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты ислам һәм ислам дини белемен үстерү буенча Ресурс үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина-Әл-Анси.

Курсларда укытучылардан иң беренче булып Казан федераль университетының ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов “Россиядә ислам үсеше”, “Бүгенге заманда исламның торышы” хакында лекция укыды. Лекциясендә ислам лидерларының җәмгыятьтә тоткан урыны, мөселман лидерлары барлыкка килүнең алшартлары, күренекле татар дин әһелләре хакында сөйләде.

Башка лекторлар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-мөхәррире Алсу Исмәгыйлова, КФУның Психология һәм мәгариф институтындагы шәхес психологиясе кафедрасы доценты Камил Насыйбуллов, ”Islamosfera.ru” порталы хәбәрчесе Нурия Гыйбадуллина, “Город 24” шәһәр порталы челтәренең сатулар буенча директоры Владимир Сыченков бар.

Курс укучылары атнага бер тапкыр очраша. Ахырдан, һәр укучыга квалификацияне күтәрү курсларында катнашты дигән таныклык биреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100