Казанда имамнарга татар телендә җомга вәгазе сөйләргә өйрәтәләр
Лекторий курку, аудитория һәм кабул итү, сөйләмнең матурлыгы һәм чыгышның структурасы темалары буенча лекция һәм гамәли дәресләрне үз эченә ала.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Казанда имамнар өчен татар телендәге җомга вәгазе форматында мәгълүмат бирү күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән махсус лекторий башлана. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Дини риторика темасына татар телендәге проектны КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты каршындагы ислам мәгарифе һәм исламият фәнен өйрәнү ресурс үзәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештыра.
Лекторий курку, аудитория һәм кабул итү, сөйләмнең матурлыгы һәм чыгышның структурасы темалары буенча лекция һәм гамәли дәресләрне үз эченә ала. Лекторийның спикеры - «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы булып эшләүче Рүзәл Әхмәдиев.
Дәресләр 17, 18, 19, 24 декабрьдә 18.30-20.30 сәгатьтә Дини оешма хезмәткәрләре һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәгендә (Казан шәһәре, Цветочная урамы, 24) узачак.