news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда имамнарга татар телендә дини риторика турында сөйләячәкләр

Проект җомга намазлары форматында татар телендә мәгълүмат җиткерү ысулларын камилләштерүне күздә тотып эшләнгән.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Казанда имамнар өчен татар телендә дини риторика темасына махсус лекторий була. Әлеге чараны КФУның Халыкара багланышлар институтының Ислам һәм исламны өйрәнү ресурс үзәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештыра. Бу хакта Ресурс үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Проект җомга намазлары форматында татар телендә мәгълүмат җиткерү ысулларын камилләштерүне күздә тотып эшләнгән.

Лекторий дүрт тема буенча лекция һәм гамәли дәресләрне: куркулар, аудитория һәм кабул итү, сөйләм матурлыгы һәм чыгыш ясау структурасын үз эченә ала.

Спикер “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган ТНВ телеканалы алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев була.

Имамнарның эш графигын истә тотып, дәресләр кичен – 18:30 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр уздырыла. Дәресләр 17, 18, 19, 24 декабрьдә Казанда Дини оешма хезмәткәрләре һәм уку йортлары мөгаллимнәре квалификациясен күтәрү үзәгендә (Цветочная ур.,24)  була, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100