Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар
«Казметрострой» генераль директоры сынау нәтиҗәләрен уңай бәяләгән.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). 4 майда Казанда Имәнлек метро станциясендә сынау поездын йөртеп караганнар. Сынау нәтиҗәләре уңай бәяләнгән. «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Имәнлек метро станциясен төзү эшләре тәмамланды диярлек, дип искәртте докладчы.
«Хәзерге вакытта метрополитен белгечләре белән бергә станциянең тәэмин итү системаларын сынау режимында көйләү эшләре алып барыла. Беренче тапкыр ут, янгын сигнализациясе һәм автоматиканы сынап карадык», — диде Марат Рәхимов.
Бүгенге көндә шулай ук объектның паспортын төзү өчен тиешле үлчәмнәр алынган.
«Эш бара һәм без аны бер ай дәвамында төгәлләрбез дип уйлыйм», — диде Марат Рәхимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз