news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда илкүләм проект кысаларында Можайский урамындагы юл участогын ремонтлаячаклар

Татарстан башкаласында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Можайский урамындагы якынча 500 метр озынлыктагы юл участогы ремонтланачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Объектта 4 мең квадрат метрдан артык мәйданда югары ныклыктагы вак ташлы-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәячәкләр. Юл эшчеләре гомуми мәйданы 1,4 мең квадрат метрдан артык булган тротуарларны ремонтлаячак, шулай ук юл һәм тротуар бордюрларын алмаштырачак», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, эшчеләр дүрт юл билгесе, 50 метр озынлыктагы җәяүлеләр киртәсе һәм тукталыш павильоны урнаштырачак, шулай ук юл тамгалары салачак.

Быел Казан агломерациясендә «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында барлыгы 14,5 километр озынлыктагы 19 юл объекты ремонтланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot