news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган фотокүргәзмә ачылды

«Бәйгенең төп максаты — халыкка илкүләм проектларның тормышка ашырылуын күрсәтү», — диде Татьяна Ларионова.

Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган фотокүргәзмә ачылды

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Корстон» комплексында «Илкүләм проектлар: Татарстан-2020» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле иң яхшы 150 эш тәкъдим ителгән.

Фотокүргәзмәне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы, «Бердәм Россия» партиясе оештырган.  

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова күргәзмә икенче ел уздырылуын әйтте. «Аның төп максаты — халыкка илкүләм проектларның тормышка ашырылуын күрсәтү», — диде. Аның сүзләренчә, фотографияләрне укучылар, студентлар, эшче яшьләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, өлкән буын да җибәргән. Конкурска 2,5 меңгә якын эш тапшырылган.

Татьяна Ларионова әйтүенчә, һәр муниципалитетта илкүләм проектлар буенча төзелгән яки төзекләндерелгән объектларны тасвирлаган фотокүргәзмәләр оештырылган.

«Ел җиңел булмаса да, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру ягыннан уңышлы, нәтиҗәле булды. Билгеләнгән барлык планнар да үтәлгән диярлек», — дип белдерде.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан халкының конурс белән кызыксынуы артуын әйтте. «Татарстанлылар вакыйгаларга битараф түгел. Илкүләм проектлар тормышны яхшы якка үзгәртә. Халык уңай үзгәрешләрне күрә», — диде.

Шушы 150 эштән «Илкүләм проектлар: Татарстан-2020» конкурс җиңүчеләре сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100