Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Илдар Юзеев әсәре буенча «Гашыйклар тавы» фильмы өчен кастинглар башланды
Казанда «Гашыйклар тавы» фильмында катнашу өчен кастинглар башланды. Бүген «Татаркино» базасында кастингларның беренче көне үтте.
Сентябрь аенда Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасы нигезендә тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлаячак. Фильм татар телендә төшерелә.
«Фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау дәүләт программасы» кысаларында төшереләчәк. Быел Илдар Юзеевның тууына 90 ел булды. Шуңа да татар классикларын экраннарга чыгару программасы буенча аның әсәренә алындык», – диде фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.
«Миләүшә Айтуганова үзен яхшы продюсер итеп күрсәтте – фильмны төшерергә Илдар Юзеевның варисын чакырды», – дип сүзгә кушылды Илдар Юзеевның улы, кинорежиссер һәм драматург Салават Юзеев. Фильмның сценариен да ул язган.
Миләүшә Айтуганова фикеренчә, әтисе истәлегенә фильмны аның улы төшерергә тиеш. «Бу бик символик мәгънәгә ия», - диде ул.
Фильмда төшерүче команда кастинг аша 20-30 яшьлек егет-кызлар, 50, 60 һәм 80 яшьлек өлкәннәр арасыннан үзләре өчен кызыклы булган татар телле артистлар эзли.
Кинорежиссер Салават Юзеев, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова һәм кастинг директоры Ирек Хафизов катнашырга теләүчеләрнең күп булуын билгеләп үтә. Кастингка Татарстандагы татар театрлары һәм Башкортстанның Туймазы театры артистлары, эстрада җырчылары, радио вәкилләре килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз