news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Илаһи моң" фестивале башланды (видео)

Катнашучылар өч төп номинациядә ярыша.

(14 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бу минутларда "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Илаһи моң" рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивалендә катнашучыларның чыгышларын бәялиләр. Фестивальне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләүче Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү ресурс үзәге, Татарстан республикасының Диния нәзарәте, Россия ислам институты белән бергә Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәрә.

Катнашучылар өч төп номинациядә ярыша: “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы”, “Халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару: мөнәҗәтләр, бәетләр” һәм “Әдәби мирас әсәрләрен башкару: “Кыйссаи Йосыф”, “Бәдавам”, “Бабахан дастаны” һ.б.”.

Фестивальдә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең Киров, Кемерово, Курган, Омск, Пермь, Төмән, Мәскәү Ульян өлкәләреннән вәкилләр катнаша, Дагыстан Республикасыннан кунаклар килгән.

“Без бу “Илаһи моң” фестивален өч ел элек башлап җибәргән идек. Әгәр дә беренче 2014 елны башкаручылар арасында егерме кеше теләк белдерсә, үткән елны алар бераз артты. Быел без бер дә көтмәгәндә күп заявкалар алдык. Алар 150 дән артык булды”, - диде проект җитәкчесе Резеда Сафиуллина.

Быелгы фестивальдә катнашучыларның яшь аралары да төрле. Иң кечкенә башкаручыга 6 яшь булса, иң өлкәне 1923 елда туган. 150 заявкадан иң-иңнәре итеп 30 номер сайлап алынган. “Алар арасында татар мәкаме белән Коръән уку номинациясыннан бер дистәгә якын конкурсант, китап укудан 6-7 генә катнашучы һәм калганнары бәетләр, мөнәҗәтләр һ.б.лар”, - дип аңлатты Резеда Сафиуллина.

“Илаһи моң” фестиваленең жюри рәисе мөнәҗәт-бәетләрне иң беренче башкаручы буларак билгеле, Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина. Шулай ук башкаручыларны Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, татар халык авыз иҗатын өйрәнгән Марсель Бакиров, сәнгать белгече, фольклорчы Геннадий Макаров, ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы халык авыз иҗаты үзәгеннән белгеч Лилия Җиһаншина, телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бәяли.

Резеда Сафиуллина: "Интеллектуаль ислам традицияләре бездә бик көчле"

“Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча төбәкара фестиваль-конкурсының беренче адымнары интуитив рәвештә генә Коръән уку, халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару һ.б. гадәтләрен торгызу өчен башлап җибәрелгән булган. Булган өч еллык тәҗрибәгә таянып, оештыручылар чынлыкта рухи мирас ядкарьләрен башкару традицияләре халыкта һаман да яшәвен ачыкланган. “Аларга үзләрен күрсәтер өчен мөмкинлек кенә бирергә кирәк булган икән”, - диде Резеда Сафиуллина.

Ул бу фестивальнең иҗтимагый әһәмиятен татар халкының үзенең кем икәнен, тамырлары нинди бай һәм нык икәнен аңлап бетермәве белән аңлатты. “Әгәр дә без бу мираска кайтабыз, аларны барлыйбыз икән, без үзебезнең тамырларыбызны ныгытабыз дигән сүз. Беренчедән, ислам дөньясында татарларның урыннары үзгә. Без мөселман булмаган дәүләттә берничә гасыр төрле милләтләр, төрле дин вәкилләре белән бергә тату яшәп, бөтен мөселман дөньясы өчен өлге булып торабыз. Икенчедән, интеллектуаль ислам традицияләре бездә бик көчле. Татар - ул укымышлы халык булган. Безнең халыкта борын-борыннан китап уку традицияләрен буыннан буынга, колактан колакка җиткерү омтылышы яшәгән”, - диде ул.

Аның әйтүченчә, Коръәнне иң беренче булып татар халкы бастырган. “Юкка түгел. Бу бит үзенә күрә батырчылык, чөнки мөселман дөньясында Коръәнне бары тик кулдан күчереп кенә таратканнар. Ниндидер Европа дөньясында уйлап табылган шайтан машинасында изге, Аллаһ Тәгалә сүзен бастыру аларга гонаһ, ярамаган гамәл булып күренгән. Хәзерге көндә исә Казан басмасы бөтен дөньяга билгеле. Галимнәр арасында шундый төшенчә бар: мәдәни мирас авырлыгы. Безнең хәзер ул мәдәни мирасыбызны үзләштерергә хәлебез җитми. Без шундый надан, әмма менә хәзер без аны торгызабыз, Аллага шөкер”, - диде Резеда Сафиуллина.

Дагыстаннан Айшат Нурмөһәмәдова: "Фестиваль мөселманнарны берләштерә"

Чакырылган кунаклар арасында Дагыстан Республикасының мәгариф бүлеге вәкилләре дә бар иде. “Без монда килүчебезгә бик шат. Монда шундый матур, кешеләрегез шуның кадәр кунакчыл икәнлеген белгән булсак, алданрак килеп шәһәрне яхшырак та карар идек. Бу фестиваль кебек чаралар мөселманнарны берләштерә. Ислам эчендә үткәрелгән һәрбер чара әһәмиятле”, - диде делегация җитәчесе Нурмөһәмәдова Айшат.

Бүген сәгать 14.00 катнашучыларга семинар үткәреләчәк. Биредә кунаклар үзара фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша, сорауларына җаваплар ала алачак. Шуннан соң җиңүчеләр билгеләнгәч, кичкә концерт номерларын кабатлау башланачак. “Кемдер көчле, ә кемгәдер күбрәк тырышырга тиеш. Бу чаралардан соң була торган семинар да юкка үткәрелми. Чыннан да укырга, күрергә бер-береңне өйрәнергә кирәк, чөнки моннан башка ярыш мәгънәсез”, - диде концерт программасы режиссеры Нурания Җамали.

Фестиваль 18.00дә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә концерт белән тәмамланачак.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100