news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җил куптарган шифер кисәге 63 яшьлек хатынның башына төшкән

Казанның Гагарин урамындагы бина түбәсеннән җил куптарган шифер кисәге бер хатын-кызның башына төшүе турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

63 яшьлек хатынны хастаханәгә салганнар. Аның баш сөягенә зыян килгән, баш мие селкенгән.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, гадәттән тыш хәл сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot