news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Илһам Вәлиев концерты булачак

"Шакиров, Бигичев, Авзалова җырларында тәрбияләнгән тамашачы зәвыклы була", - ди җырчы.

(Казан,10 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты, "Алтын битлек" фестиваленең махсус бүләге иясе Илһам Вәлиевнең Казанда концерты булачак. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 24 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә узачак концертны Р.Ваһапов исемендәге татар җыры халыкара фестивале тәкъдим итә.

Дөнья күләмендә танылган опера җырчысы, хәзерге заманның иң яхшы татар тенорларының берсе саналган Илһам Вәлиев белән “Татар-информ” хәбәрчесе элемтәгә чыкты.

 
“Казанда  тамашачы бик таләпчән һәм зәвыклы,- ди Илһам Вәлиев.- Илhам абый Шакировны, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова җырларын тыңлап тәрбияләнгән тамашачы алдында чыгыш ясавы мине нык дулкынландыра. Татарстан сәхнәләрендә төрле концертларда җырлаганым бар. Ә былтыр Казанда беренче концертым оештырылды, югары дәрәҗәдә узды. Сәхнәдә чыгыш ясавы да күңелле булды. 24 ноябрьдә булачак концерта чит ил классикасы, ария, романслар шулай ук, татар, башкорт халык көйләрен башкарырга исәп тотам”.

Белешмә: Илһам Вәлиев Башкортстанның Чакмагыш районы Имәнлекүл авылында 1975 елда туган. Дүрт ел сәнгать училищесында укый. 2004 елда Уфа сәнгать академиясендә профессор Фәрзәнә Сәгыйтова классында белемен чарлый. 2002 елда 3нче курста укыганда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Беренче партиясен С.Рахманиновның “Алеко” операсында җырлый. 2010 елдан Екатеринбург опера һәм балет театрында эшли. Гаиләсе Уфада кала. 2016 елда, Рөстәм Хәмитов чакыруы буенча Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына кайта.
 
Хатыны Ләйсән белән өч бала: Зөһрә, Хәйдәр, Искәндәрне тәрбиялиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100