news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Илһам Шакировның зур юбилей кичәсе узачак
15-16 февраль көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле татар җырчысы Илһам Шакировка 75 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 15-16 февраль көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле татар җырчысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка 75 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узачак. Әлеге концерт хакында бүген филармониядә үткән матбугат очрашуында татар җыр сәнгатенең “әтисе” булган Илһам Шакиров үзе һәм филармония директоры Кадыйм Нуруллин сөйләделәр.
Илһам Шакиров юбилей турында артык сөйләргә яратмый, аның телендә – музыка, көй. “Гомер үтә дип елап утырып булмый. Минем гомерем бушка үтте дип әйтә алмыйм. Гомерем буе музыка дип яндым, көйдем. Минемчә, көй яраткан, музыка тыңлаган, җырлаган кеше беркайчан да башка кешегә яманлык кыла алмый. Җыр ул кешене изгелеккә өнди. Мин моңа гомер буе инанып яшәдем. Әгәр җырчы кешене үткәнне искә алырга, киләчәге турында уйланырга этәрә икән, димәк ул теләгенә иреште. Музыканың максаты – әнә шунда”, - дип белдерде җырчы журналистларга. Бүген дә гомерен татар җыр сәнгатенә багышлаган Илһам Шакиров сәхнәдә татар көйләрен яшәтә, яшь буынны татар музыкасына өйрәтә. Аның концертлары Россиядә, чит илләрдә зур уңыш белән үтә. Җырлары җир шарының милләттәшләребез яшәгән һәр почмагында сәхнәдән төшми.
Казанда узачак юбилей концертында Илһам Шакиров иҗатын сөючеләрне күп сюрпризлар көтә, дип ышандырды филармония директоры Кадыйм Нуруллин. Атаклы җырчыны татарлар яшәгән һәр төбәктән башлыклар, сәнгать әһелләре видео аша котлаячак.
Концертны режиссер Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Илдар Хәйруллин куя. Сценариен шулай ук артист Фәнис Җиһанша яза. Сәхнәне бизәүче – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның халык рәссамы Сергей Скоморохов.
Илһам Шакиров әйтеп үткәнчә, юбилей кичәсендә ул үзе яраткан, халыкта зур мәхәббәт яулаган җырларын башкарачак. Концертта татар эстрадасын яшәтүче –Татарстанның халык артистлары Әлфия Афзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фидан Гафаров, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Илгиз Газиев, Филүс Каһиров, Асылъяр кебек талантлы җырчылар, “Зө-ләй-лә” триосы да җырлаячак. Алар Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны халыкка ирештерәчәк. Концерт кичке 18 сәгатьтә башланып китәчәк.
Юбилей концерты узгач, Илһам Шакиров һәм аның концертында катнашкан җырчылар Россиянең татар халкы яшәгән төбәкләренә дә барып, концертлар куярга ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2