news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Илһам Шакировка һәйкәл куелырга мөмкин

Һәйкәлне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасы территориясендә куярга тәкъдим иткәннәр.

Казанда Илһам Шакировка һәйкәл куелырга мөмкин
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка Казанда һәйкәл куелырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында сөйләде.

Разил Вәлиев әйтүенчә, һәйкәлне Илһам Шакиров эшләгән урын янында – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасы территориясендә куярга тәкъдим иткәннәр. “Филармония янында кую дигән сүз – карар түгел, тәкъдим генә. Ул – филармониянең тәкъдиме”, - диде ул.

“Ул, миңа калса, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында булырга тиеш. Бер якта – Салих Сәйдәшев, икенче якта – Габдулла Тукай бар. Илһам абыйга шул урында һәйкәл куелса, “өчпочмак” булыр иде. Ул бөекләр мәйданы торган мәйдан булыр иде”, - ди продюсер Рифат Фәттахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100