Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла
Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрь — Халыкара музыка көнендә — татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итә
Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975 –2005 елларда яшәгән.
Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз