news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Илһам Шакиров исемендәге татар зыялылары клубы эшли башлый

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар зыялылары Илһам Шакировны искә алды.

Казанда Илһам Шакиров исемендәге татар зыялылары клубы эшли башлый
tatar-congress.org

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләгән татар зыялыларының фикердәшләр клубы эшчәнлеген яңарта һәм әлеге оешма Илһам Шакиров исемен йөртәчәк. Клуб әгъзалары ай саен җыелышып төрле актуаль темаларга очрашып сөйләшергә җыена. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар зыялылары Илһам Шакировны искә алды. Очрашу “Җиһан һәм Илһам” шигаре астында Илһам Шакировның туган көне уңаеннан узды.

Илһам Шакиров рухы халыкка хезмәт итәргә тиеш дип саный клуб вәкилләре. Бүгенге очрашуда катнашкан татар зыялылары мәшһүр җырчыбыз рухына дога кылды, васыять итеп калдырган соңгы җыры — «Мәңгелеккә китеп барам» җырын тыңлады һәм төрле истәлекләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100