news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Илһам Шакиров исемендәге Татар балалар музыка мәктәбенең исеме үзгәртелмәячәк

«Без Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә укытуыбызны дәвам итәбез», — диде Лилия Сингатуллина.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның Илһам Шакиров исемендәге 32нче Татар балалар музыка мәктәбе исемендә «татар» сүзе калачак.

«Татар-информ» хәбәрчесенә музыка мәктәбе директоры Лилия Сингатуллина аңлатканча, аларның структурасында мәктәпләр ике төрле аталырга мөмкин.

«Балалар музыка мәктәбе яисә балалар сәнгать мәктәбе була ала. Бу хакта Башкарма комитет карары чыккан иде. Башка исемнәр була алмый. Ә безнең исемдә „татар“ сүзе дә бар. Юридик бүлек миңа әлеге сүзне алып атарга кушты. Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары белән сөйләшү булды. Безнең мәктәпнең исеме дөрес һәм аның алдында „татар“ сүзе торуы канунга каршы килми һәм аны бозмый», — диде директор.

Лилия Сингатуллина сүзләренчә, «татар» сүзе алып атылган очракта да берни дә үзгәрмәс иде.

«Татар балалар музыка мәктәбе исеме үзгәрмячәк, шулай ук калачак. Без татарча сөйләшүче балалар белән эшлибез. Әгәр дә әти-әниләр баласының русча гына белүен хәбәр итәләр икән, аны рус телендә укытабыз. Татар теленә ихтыяҗ булганда, татарча укытабыз. Без Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә укытуыбызны дәвам итәбез», — диде Лилия Сингатуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100