news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак

Мемориаль такта Казанның Николаев урамындагы 5 нче йортта урнаштырылачак.

Казанда Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак
Архив: Солтан Исхаков

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казанда бөек татар җырчысы Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак. Мемориаль тактаны Казанның Николаев урамындагы 5 нче йортта урнаштырачаклар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документта билгеләп үтелгәнчә, республика Хөкүмәте ТР Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җырчыга истәлек тактасы кую турындагы тәкъдимнәре белән килешкән.

«Бу йортта 1974-2005 елларда бөек татар җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәгән», - дип мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә язылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100