news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Гран-при иясе - Чистайдан Илүсә Гатауллина.

Казанда “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүләкләде.

“Биредә Тукай балалары басып тора. Кайчандыр татар әдәбиятына зур өлеш керткән Томбов якларыннан булган Һади Такташ һәм Оренбургтан килгән Муса Җәлил эзләренә басардай балаларыбыз сәхнә түрендә. Мондый балалар булганда, милләт яшәр, татарның киләчәге якты булыр”, - диде үзенең чыгышында Данил Салихов.

Билгеле булганча, бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурс республикада 4 ел уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Әйтик, иң беренче елны бәйгедә катнашуга берничә йөз гариза тапшырылган булса, быел - 2 меңнән артык. Татарстанның үзеннән һәм РФ субъектларының 14еннән 1 600 эш кабул ителгән. Араларында шигырь, проза, драма һәм журналистик әсәрләр бар. Аеруча Казан, Арча, Балтач, Аксубай һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәткән. Үз иҗатлары белән бәйгедә Башкортстан, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Пермь крае укучылары да катнашкан.

“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Таңсылу Хафизова (Актаныш), Эльмира Хәбибуллина ( Балык Бистәсе), Ләйлә Алимбикова (Аксубай), Гүзәл Мәҗитова (Балтач), Нияз Хөснуллин (Казан), Рамазан Әхмәдуллин (Казан), Зәлия Гыйниятова (Саба), Рәзил Сәмигуллин (Казан), Элвина Иванова (Балтач), Алия Сабирова (Арча) җиңү яулады. Гран-при иясе булып Чистайдан Илүсә Гатауллина табылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100