news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда икътисади полицейский 107 млн сум ришвәт алуда шикләнелә

Казанда ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Марат Хәйруллин эшмәкәрләрдән ришвәт алуда шикләнелә. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, ришвәт күләме – 107 миллион.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оперативник 2023 елның июленнән сентябренә хәтле салымны азрак түләүдә булышкан өчен акча алган.

«Хезмәткәрнең гаебе расланган очракта ул тискәре нигезләмәләр буенча эчке эшләр органнарыннан куылачак һәм закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә җәза алачак, ә аның җитәкчесе кырыс дисциплинар җаваплылыкка тартылачак», – диделәр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100