news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда икенчел базардагы торакның квадрат метры бер елда 24 процентка кыйммәтләнгән

Бүген торакка бәя арту бераз акрынайса да, ул әлегә тукталырга җыенмый.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Казанда сентябрь аенда икенчел базардагы күчемсез милекнең бер квадрат метры 114 мең сум тәшкил иткән. Бу 2020 елга караганда 24 процентка артыграк. Ә ел башыннан алып бер квадрат метр бәясе 12 процентка күтәрелгән, гыйнвар аенда ул уртача алганда 101 мең сум тәшкил иткән. «ФЛЭТ» күчемсез милек агентлыгы аналитиклары шундый мәгълүматлар китерә.

Агентлыкта билгеләп үтүләренчә, торакка бәя арту бераз акрынайса да, ул әлегә тукталырга җыенмый — соңгы айда икенчел базардагы торакның квадрат метры 3 мең сумга кыйммәтләнгән (бу август белән чагыштырганда 3 процентка артыграк). Икенчел торакка сорау һаман да зур. Мондый фатирларның бәясе ел башыннан алып 8 процентка күтәрелгән һәм 6,3 миллион сумга җиткән. Ә бер ел эчендә үсеш 23 процент тәшкил иткән, ягъни фатирларның уртача бәясе 1,4 миллион сумга арткан.

Бәяләр артуның сәбәбе күчемсез милек базарындагы язылмаган кагыйдәләргә кайтып кала. Яңа йортлардагы фатир бәяләре арта икән, сатып алучылар икенчел базардагы торакка игътибар юнәлтә, бу исә аларның бәясе артуга китерә, дип искәртте «ФЛЭТ» күчемсез милек агентлыгының бер офисы директоры Лия Енгуразова.

«Төзелеш материалларының бәясе арту да яңа йортлардагы фатирларның, шул исәптән икенчел базардагы торакның хакы артуга китерде. Икенчел базардагы торак бәяләренең якын арада гына кимүе көтелми. Бәяләр 2022 елның икенче кварталында, апрель аенда тотрыклы төс алачак», — дип искәртте күчемсез милек базары эксперты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100