news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда икенче тапкыр ислам фәннәре буенча Республикакүләм олимпиада узачак

Кырыктан артык шәкерт «Ислам хокукы (фикһ)», «Дин нигезләре (гакыйдә)» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак.

Казанда икенче тапкыр ислам фәннәре буенча Республикакүләм олимпиада узачак

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә Татарстан мөфтияте Казан ислам университеты белән берлектә Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада үткәрәчәк. Олимпиада Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика күләмендә нәзарәт тарафыннан икенче ел үткәрелүче чарада кырыктан артык шәкертнең катнашуы көтелә. Интеллектуаль ярышта катнашучылар «Ислам хокукы (фикһ)», «Дин нигезләре (гакыйдә)» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак.

Мәдрәсәләрдән бер номинациягә бары бер студент гариза-заявкасы гына кабул ителә, ә югары уку йортларыннан бер номинациядә өч кеше катнаша ала.

Белемнәрне сынау бәйгесенә бүгенге көндә республикабызның барлык мәдрәсәләреннән – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Буа шәһәрләре вәкилләре, Мамадыш һәм Ютазы районнарыннан 41 шәкерт катнашырга теләк белдереп гариза тапшырган.

Олимпиада Казанның Вознесение бистәсендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге бинасында Нәзарәт, мәдрәсәләр, ислам югары уку йортлары вәкилләре, кунаклар катнашында иртәнге унда ачылачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак. Җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Алар шулай ук декабрьдә узачак Бөтенроссия олимпиадасында катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100