news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казанда икенче «Рамстор» супермаркеты ачылды

^Казанда икенче «Рамстор» супермаркеты ачылды

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанның Нәриманов урамында «Рамстор» (Төркия) челтәренең операторы «Раменка» компаниясе икенче «Рамстор» сәүдә үзәге ачты. Яңа объект инвесторга 2 миллион долларга төшкән. Гипермаркетны ачу тантанасында Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмаил Хаккы Муса, «Рамэнка» компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Озгюр Торт, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков катнашты.

Рәсми ачу танатансына кадәр журналистлар белән булган әңгәмә барышында «Рамэнка» компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Озгюр Торт хәбәр иткәнчә, өч этажлы сәүдә үзәгенең гомуми мәйданы – 14 мең квадрат метрдан артык. Киләчәктә биредә 40ка якын кибет һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре урнашачак. Әмма әлегә кулланучылар гомуми мәйданы – 4300 квадрат метр һәм сәүдә мәйданы 2500 квадрат метр булган гипермаркетка гына килә ала.

«Рамстор» заманча сәүдә һәм техник җиһазланыдырылган, бу сатып алучыларга тиз хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Продукция ассортименты 30 меңнән артык исемдәге азык-төлек һәм азык булмаган тауарлардан гыйбарәт. Басым җирле җитештерүчеләргә ясала. Кибет киштәләрендә Татспиртпром, Казан ит комбинаты, «Холод» ААҖ, «Татарстан сөте» холдинг компаниясе һәм башка республикада һәм аннан читтә таныш булган җитештерүчеләрнең продукциясен күрергә мөмкин. Россия җитештерүчеләре тауарлары да шактый урын ала. Бары тик 20-30 процент кына чит илдән кертелгән продукциягә туры килә. Тауарлар ассортименты көн дәвамында үзгәрәчәк. Төш уртасына кадәр, клуб картасы булган очракта, тауарны өч процент ташлама белән сатып алырга мөмкин.

Сәүдә залында кулланучыларны яшелчә-җимеш бүлеге каршы ала, аннан соң сөт, ит һәм балык бүлекләре китә. Кибеттә ипи пешерү һәм ит ярымфабрикатларын төрү цехлары эшли.

Агымдагы ел ахырына кадәр «Рамэнка» компаниясе Казанда тагын ике супермаркет, соңрак гипермаркет ачарга тели. Компаниянең Татарстан башкаласында барлыгы биш сәүдә объекты булачак. Ике-өч елдан аларның саны икеләтә артырга тиеш. Өстәвенә, «Рамэнка» компаниясен Казаннан тыш, республиканың башка шәһәрләре дә җәлеп итә, ул аларда да гипермаркетлар челтәре төзергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100