news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда икенче “Иман укулары” уза

Ул 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерләнгәндә Ислам факторын да катнаштыруга багышлана

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”. Бүген Казанда икенче “Иман укулары” уза. Ул 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерләнгәндә Ислам факторын да катнаштыруга багышлана. Чөнки Казан күренекле мөселман мәдәнияты үзәге булып тора. Моңа мисал булып безнең республикада мөселман яшьләре катнашында спорт чараларының даими уздырылып килүе тора.

Моңа нисбәтле рәвештә, бу процессларны теория дәрәҗәсендә фикерләп, Универсиадага әзерләнгәндә файдалы булырлык рекомендацияләр эшләү кирәк, дип хәбәр итә Islamrt.ru. “Спорт тормышының мөселман аспектына игътибар итү мөселман дөньясында дин кардәшләр белән элемәтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк дип санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot