news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда икенче хоспис төзелешенә җырчы Алсу да ярдәм итәчәк

Владимир Вавилов хоспис төзелешенә 300 млн сум акча кирәклеген, аның якынча 30 проценты җыелганын билгеләп үтте.

Казанда икенче хоспис төзелешенә җырчы Алсу да ярдәм итәчәк
Гөлнар Гарифуллина, Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда икенче хоспис төзелешенә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу да ярдәм итәр дип ниятләнә. Бу хакта бүген IT-паркта, Россиядә паллиатив ярдәмне үстерүгә багышланган конференция алдыннан, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов әйтте.

“Ихтыяҗ зур, безгә күз яшьләре белән киләләр. Бүген 60 ятакка исәпләнгән икенче хоспис төзелә. Балалар бүлеген аннары 40 ятакка кадәр арттыру күздә тотыла. Хоспис өчен инде җир бүлеп бирелде. Әйтергә кирәк, бездә хәзер хосписларның кирәклегенә карата кешеләр карашы үзгәрде”, - дип белдерде Владимир Вавилов.

Фонд рәисе Казанда хосписта, нигездә, сөт бизләре һәм простата рагыннан үлүләрен билгеләп узды. Бүген балалар бүлегендә 17, олылар бүлегендә 22 ятак бар. “Менделеевскидан саркома диагнозы булган бер кызны дәваларга булышкан идек, ләкин аннары әнисе дә онкология белән авырган. Кызга хәзер 22 яшь. Әнисе дә безгә килеп эләккән иде, бүген вафат булган. “Кызымны теге дөньядан тартып чыгардыгыз, хатыныма да тыныч күңел белән китәргә булыштыгыз” дип килеп, шул кызның әтисе бүген килеп рәхмәтләр укыды”, - диде Владимир Вавилов.

Ул хоспис төзелешенә иганә ярдәме җыелуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, җырчы Алсу да хоспис төзелешенә үзеннән өлеш кертергә теләк белдергән. Ноябрьдә ул Казанга килергә тиеш. “Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ярдәме белән, Мәскәүдә еш кына хәйрия концертлары уза. Президент грантлары да безгә ярдәм итә”, - диде Владимир Вавилов.

Ул хоспис төзелешенә 300 млн сум акча кирәклеген, аның якынча 30 проценты җыелганын билгеләп үтте. Бүген исә 150 ләп кеше хоспис ярдәменә мохтаҗ, аның 100е – бала. “Көннән көн регистрга күбрәк килеп эләгәләр. Җитлекми туган 500 граммлы балалар да өстәлә. Бер көнне өч кеше үлсә, унысы ятарга әзер тора”, - диде Владимир Вавилов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100