Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда икенчел торак бер ел эчендә уртача 15 процентка кыйммәтләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда икенчел торак бер ел эчендә уртача 14,8 процентка артты. 2024 елның декабрендә 1 кв.м. уртача 172 мең сум чамасы торган, ә тулаем алганда икенчел базарда бер бүлмәле фатирны 7 млн, ике бүлмәлене 9,3 млн, ә өч бүлмәлене 13,1 млн сумга сатып алырга мөмкин булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Яндекс Недвижимости» коммерция директоры Евгений Белокуров хәбәр итте.
«Икенчел базарда Казан Мәскәүдән (1 кв.м 338 мең сум) һәм Санкт-Петербургтан (1 кв. м өчен 206 мең сум) соң иң кыйммәтле квадрат метрлы шәһәрләр рәтендә кала. Бер кв.метрның бәясенең уртача 14,8 процентка арту миллион кеше яши торган барлык шәһәрләр арасында иң зуры булып чыкты. Калган мегаполисларда әзер торакның еллык бәясе динамикасы 1,1 проценттан 9,9 процентка кадәр диапазонда иде», - дип сөйләде Белокуров.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ел ахырына икенчел торакны сату сроклары арткан, ә сатучылар яхшы ташламалар ясый башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз