Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда икенче тапкыр китап һәм заманча мәдәният фестивале үткәрелә
31 июльдән 2 августка кадәр Казанның «Черек күл» паркында Ad Marginem нәшриятыннан һәм «Смена» заманча мәдәният үзәгеннән «Чикләрдә» китап фестивале икенче тапкыр оештырыла. Кунакларны китап ярминкәсе, җирле һөнәрчеләр һәм осталар базары, үзенчәлекле ризыклар, шулай ук тарихчылар, фикерчеләр, җәмгыять һәм мәдәният белгечләре катнашындагы эчтәлекле белем бирү кичәләре көтә.
Фестивальнең төп үзәгендә Ad Marginem нәшриятының китап киштәләре җәеләчәк: алар фикерләү, фән, сәнгать, заманча тормыш-көнкүреш өлкәләренә караган, шулай ук нәфис сүз сәнгатен гәүдәләндергән 1,5 меңнән артык китап һәм үзенчәлекле истәлекле бүләкләр алып киләчәк. Шул ук вакытта паркта җирле осталар ярминкәсе оештырылачак: биредә бизәлеш әйберләре, балчык савытлар, иске пластинкалар һәм асыл киемнәр тәкъдим ителәчәк.
Фестивальнең белем бирү очрашулары «Черек күл» паркының ачык сәхнәсендә узачак. 31 июль көнне 18:00 сәгатьтә Казан университеты укытучысы Игорь Агапов үзенең «Ят дөнья турында фикерләр: ХХ гасыр башындагы һәм бүгенге сәяхәтләрдәге чит-ят» дигән чыгышы белән очрашуларны башлап җибәрәчәк.
19:00 сәгатьтә Флориан Иллиесның «Кояш баеганда. Томас Манн гаиләсе Санарида» китабы тәкъдир ителәчәк. Бу – авыр заманнарда Зәңгәрсу ярга качкан язучылар тормышын гәүдәләндергән, дөреслеккә нигезләнгән әсәр. Әлеге хезмәт турында күргәзмәнең остазы, сәнгать белгече Сергей Фофанов һәм сирәк очрый торган китаплар («Издательства редких книг») нәшрияты җитәкчесе, «Сдали и приняли» каналы мөхәррире, сүз остасы Вадим Ветерков фикер алышачак.
Шимбә көнне, 1 августта, 13:00 сәгатьтә социолог, Казан университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының гомуми һәм этник социология кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Фәхретдинова Тавада Еконың «Европа кайда башлана» китабын тәкъдим итәчәк. 14:30 сәгатьтә мәдәният белгече Анастасия Четверикова кунакларны «ДАДА гасыры» китабы белән таныштырачак. 16:00 сәгатьтә философ, мәдәният тарихчысы, Россия дәүләт гуманитар университетының Гуманитар белем теориясе һәм тарихы кафедрасы доценты Игорь Кобылин «Идарә итү фәне: Мишель Фуко, хакимият әмәлләре һәм системалы фикерләү кануннары» лекциясе белән чыгыш ясаячак.
17:30 да Икътисад югары мәктәбенең классик Көнчыгыш һәм антиклык институты доценты, тарихчы, Көнчыгышны өйрәнүче, филология фәннәре кандидаты Максим Алонцев «Көнбатыш та, Көнчыгыш та түгел: ХХ йөз Иран фикерчеләренең «Өченче юл»ны эзләве» лекциясен укыячак. Фестивальнең йомгаклау көне, 2 август, 13:00 сәгатьтә тарихчы, Социаль фәлсәфә кафедрасы аспиранты, «Крот Казанский» туган якны өйрәнү проекты баш мөхәррире Иван Ротовның «Вольфрам Айленбергер: фикерләү тарихында якынлык күренешләренең әһәмияте» лекциясе белән башланачак.
14:30 да «Баш күтәрүче фикерчеләр һәм ХХ гасыр күтәрелешләре: 1968 елгы Франция һәм 1979 елгы Иран» дигән ачык әңгәмә узачак, анда Игорь Кобылин, Максим Алонцев һәм Григорий Винокуров катнашачак.
16:00 да STS үзәге тикшеренүчесе, «Иней на цветущей ежевике» телеграм-каналы авторы, күп китаплар авторы һәм мөхәррире Григорий Винокуров шулай ук «Маршалл Салинзның «Таш гасыры»: аучы-җыючылардан нинди үрнәк алып була?» лекциясе белән чыгыш ясыйчак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз