news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике яшьлек сабый әнисен балконда бикләп калдырган

Гадәттән тыш хәл Урицкий урамында урнашкан 4нче йорттагы бер фатирда булган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ике яшьлек сабый очраклы рәвештә әнисен балконда бикләп калдырган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына 41 яшьлек бер ханым шалтырата. Балконга чыккач, ике яшьлек улы аны очраклы рәвештә бикләп куюын әйтә.

Казан коткаручылары Урицкий урамындагы 4нче йорттагы бер фатирның ишеген ачып кереп, хатын-кызны «тоткынлык»тан азат итә.

Сабый үзе генә калгач, уйнаган чагында бармагын кисүен исәпкә алмаганда, зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot