news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике яшьлек бала балконда бикләнеп калган

Әнисе балкон ишеген ача алмаган.

(Казан, 13 июль, "Татар-информ"). Казанда балконда бикләнеп калган ике яшьлек баланы коткарганнар. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу хәл кичә көндез Мәүлетов урамындагы 25нче йортта булган. Малайның әнисе балкон ишеген ача алмаган. Шуннан соң ул коткаручыларга шалтыртакан.

Урынга килгән хезмәткәрләр балкон ишеген ачып, баланы әнисенә тапшырган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot