news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике яңа мурал барлыкка киләчәк

Казанда ике яңа мурал барлыкка киләчәк
Фото: kzn.ru

Казанда Серов урамы, 35 һәм Коләхмәтов урамы, 22 адресында урнашкан йортларның фасадында «Буыннарны бәйләүче йорт» һәм «Бу дөньяга күзне ачкан мәлдә» дип аталган мураллар барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ике муралны да 17 сентябрьгә ясап бетерергә ниятлиләр. Һава торышына һәм эш тизлегенә бәйле рәвештә билгеләнгән вакытка бераз төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

Ике объектта якынча биш кеше эшли. Эшнең төп өлешен муралчы рәссамнар Никита Маркин һәм Дмитрий Юртаев башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot