Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике яңа автобус тукталышы барлыкка килде
15 августтан Казанда 6, 29 һәм 62 нче номерлы автобус маршрутлары өчен яңа тукталыш пунктлары ачылды. Ике тукталышта да пассажирлар өчен заманча түбәле корылмалар куелган, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Беломорск урамында «Мотор стадионы» дигән тукталыш өстәлә – монда 6 нчы маршрут автобуслары тукталачак. Гудованцев урамында исә 29, 62 нче номерлы автобус маршрутлары яңа «ТЭЦ урамы»нда тукталыш ясаячак.
Алдарак Казан автобусларында юл йөрү өчен түләүнең яңа ысулын – Яндекс Go кушымтасындагы Bluetooth ярдәмендә бәйләнешсез түләүне гамәлгә кертүләре хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге технология «2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесенең 489 автобусында, ягъни 40 тан артык шәһәр маршрутына хезмәт күрсәтүче транспорт чараларында эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз