news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике җәяүлене бәрдергән машина йөртүчеләрне эзлиләр

Юлда 43 яшьлек ир-ат, 15 яшьлек кыз имгәнгән.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Казанда полиция хезмәткәрләре юл аркылы чыгып баручы ике җәяүлене бәрдергән  машина йөртүчеләрне эзли. Бу турыда Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иттте.

30 гыйнвар көнне Константиновка бистәсендәге Школьная урамында урнашкан 24 йорт каршында “Киа” машинасы 43 яшьлек ирне бәрдереп киткән.Машина йөртүче транспорт һәлакәте урынын ташлап качкан. Зыян күрүче билен һәм аякларын имгәткән.

15:00 сәгатьтә Ямашев урамындагы 49 йорт каршында машина, тиеш булмаган урында юлны чыгып баручы 15 яшьлек кызны бәреп киткән. Машина йөртүче, шулай ук, кача. Кыз җиңел җәрәхәтләр белән котыла.

Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге очракларның шаһитләрен (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша элемтәгә керүләрен сорый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100