news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике яңа күп функцияле үзәк офисы ачылачак

Ел башыннан Татарстанда КФҮләрдә 1,2 млн хезмәт күрсәтелгән.

Казанда ике яңа күп функцияле үзәк офисы ачылачак
Султан Исхаков

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда күп функцияле үзәкләрнең сафын киңәйтеп, тиздән тагын ике яңа офис ишекләрен ачып җибәрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

Яңа офисларның берсе Җиңү проспекты, 214 адресы буенча, икенчесе Дәрвишләр бистәсендә хезмәт күрсәтә башлаячак. Ленара Мозаффарова Җиңү проспектында җәен ачылачак офисны иң зурысы булачагын, халыкны 50 “тәрәзә” кабул итәчәген белдерде. “Бу бик зур мәйданлы, 50 эш урыны белән тәэмин ителгән бина булачак. Ул ачылу белән, "Южный һәм" Яңа-Савин офисларын бераз бушатыр идек дигән ышаныч бар. Хәзер аларга халык күп йөри, ә заллар кысан, тар, 120 төр хезмәт күрсәтүгә җайлаштырылмаган. Ә яңа офис ачылгач, кешеләргә уңайлы булачак, чиратта 15 минуттан да артык тормаслар”, - диде Ленара Мозаффарова. Җиңү проспектында төзелеше эшләренең 1 июньгә төгәлләнергә тиешлеген әйтте.

КФҮ директоры, шулай ук, узган елның ноябрь аенда ачылган Коләхмәтов урамындагы офисның да буш булуын, кеше әз йөрүен искәртеп, шунда барырга өндәде.

Ленара Мозаффарова ел башыннан Татарстанда КФҮләрдә 1,2 млн хезмәт күрсәтелгәнен билгеләп узды.

Аның сүзләренчә, хезмәтләр күләме елдан-ел арта. 2015 елда 1,8 млн хезмәт күрсәтелгән булса, 2017 елда 3,5 млн га якын булган. Әйтергә кирәк, бүген офисларда Россия паспортын да ясатып була. Агымдагы ел башыннан Татарстанда паспорт мәсьәләсендә 40 мең 520 кеше мөрәҗәгать иткән. Әмма шуңа игътибар итәргә кирәк: күп функцияле үзәк РФ гражданины паспортына гаризаны, документ бозылган, персональ белешмә үзгәргән яисә кешегә 14, 20, 45 яшь тулган очракта гына, кабул ителә. Әгәр паспортны алмаштыру вакыты гамәлдән чыкса, яисә ул югалса яки урласалар, КФҮ паспорт бирә алмый. Бу очракта Эчке эшләр министрлыгының Миграция хезмәте бүлекчәсенә бару кирәк. Ленара Мозаффарова әйтүенчә, элек күп функцияле үзәкләр бары тик паспортка документ кына кабул итеп, кешегә аннары әзер паспорт алу өчен Эчке эшләр министрлыгының структур бүлекчәләренә ягъни паспорт өстәленә барырга туры килә иде. Ә хәзер паспорт бирү-бирмәүне элеккечә ЭЭМ кабул итсә дә, әзер паспортны гражданин күп функцияле үзәктән килеп ала.

  • Бүген исә, Казанда күп функцияле үзәкләрнең алты офисы эшли. Татарстанда 60 филиалы бар. Офисларга учреждение сайтында, дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм (843)222-06-20 телефоны буенча колл-үзәккә шалтыратып язылырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100