Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике уен салоны ябылган
Уен салоннарыннан 210 нан артык җиһаз алынган
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Полиция хезмәткәрләре Казанның Идел буе районы һәм Вахитов районнарында уен салоннары эшчәнлеген туктатты. Шулай итеп, уен салоннарыннан 210 нан артык җиһаз алынган.
Россия ЭЭМ ның Казан буенча идарәсенең куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы бүлеге хезмәткәрләре Җиңү проспектында комарлы уеннар эшчәнлеге алып барылуын ачыклаган. Бу бинанынң бер залында монитор һәм система блогы белән җиһазланган компьютер өстәлләре урнаштырылган булган. Полиция хезмәткәрләре аннан 140 тан артык техника алган. Администраторга карата “Законсыз рәвештә комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү” маддәсе буенча беркетмә төзелгән. Хәзер бинаның хуҗасы кем булуы ачыклана.
“Вишневский” полиция бүлеге хезмәткәрләре дә шундый чаралар үткәргән. Вахитов районында алар 70 уен автоматы урнашкан бина тапканнар. Хәзер җиһазлар махсус саклау урынына урнаштырылган, дип хәбәр итә Россия ЭЭМ ның Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Фотосурәт mvd.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз