news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике сугыш ветеранын ишегалдында концерт куеп Җиңү Көне белән котладылар

Бәйрәм программасын «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» оештырган.

Казанда ике сугыш ветеранын ишегалдында концерт куеп Җиңү Көне белән котладылар
Арсений Кәримов

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда Бөек Ватан сугышының ике ветеранын алар яшәгән йорт ишегалдында концерт куеп котладылар. Бәйрәм программасын «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» оештырган.

«Быел ил Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Парадны 24 июньгә күчерделәр, тик бөтен ветераннар да анда бара алмады, шуңа күрә алар да бәйрәм рухын тойсын өчен, аларның тәрәзә каршында ук концерт оештыру безнең бурыч дип санадык», — диде «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.

Концерт «Кристалл» ансамбле биюеннән башланды, соңыннан ветераннар өчен «Смуглянка» һәм «Җиңү Көне» җырын башкардылар.

«Яшьләрнең мине шулай котларга килүенә бик шатмын, моны көтмәгән идем. Бу чын бәйрәм, миңа концерт ошады», — диде ветеран Людмила Зильберкан.

Ул 1941 елда немец оккупациясенә, соңыннан әсирлеккә эләгә.

Икенче ветеран, отставкадагы майор, 97 яшьлек София Порсева яшь буынга теләкләр теләде һәм Совет халкының Бөек Җиңү өчен кылган батырлыгын онытмаска кушты.

«Концерт өчен рәхмәт. Яшьләр, мәрхәмәтле булыгыз, әти-әниләрегезне яратыгыз, өлкәннәрне хөрмәт итегез һәм ешрак елмаегыз», — дип киңәш итте София Порсева.

Концерттан соң «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» оешмасы вәкилләре ветераннарның өенә керде, аларга рәхмәт әйтеп, чәчәкләр тапшырдылар. 

Алдарак «Татар-информ» Казанда беренче тапкыр тамашачыларсыз Җиңү парады узуын язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100