news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике машина катнашындагы авариядә «Лада» әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән

Кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Казанның Ямашев проспектында, «Оргсинтез» бассейны каршында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, якынча мәгълүматларга караганда, «ГАЗель» автомобиленең 50 яшьлек йөртүчесе бер полосадан икенчесенә күчкәндә «Лада»га юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль трамвай юлына чыккан һәм әйләнеп капланган.

«Авариядә «Лада»ның йөртүчесе – 22 яшьлек кыз һәм 18 яшьлек пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган, аларның икесен дә хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык керттеләр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100