news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике машина бәрелешкән, бер кеше имгәнгән

Бүген Казанда Чистай һәм Бондаренко урамнарындагы юл чатында Тoyota һәм Hyundai Solaris автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтен шаһитлар видеога төшергән.

«Татар-информ» агентлыгына Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынына табиблар килгән. Алар Toyota автомобиле пассажирын төрле имгәнүләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Hyundai автомобиле йөртүчесе автомобилен калдырып, һәлакәт урыныннан киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100