news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике машина һәм автобус бәрелешкән

Һәлакәттә ике кеше зыян күргән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казанда өч транспорт чарасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге.

26 октябрьдә 16 сәгать 15 минутта Горьки шоссесында 54 яшьлек «Тойота Королла» машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, «КИА РИО»га килеп бәрелгән, анысы бәрелүдән «НЕФАЗ» автобусына килеп кергән. 46нчы шәһәр маршруты автобусы салонында бу вакытта пассажирлар булмый.

Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм 50 яшьлек пассажир хатын-кыз баш миләре зарарланып, госпитализацияләнгәннәр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot